Первый слайд презентации
“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас ” Р.Фәхреддин
Слайд 2: ЭТИКЕТ
Этикет (фр. étiquette — ябыштыргыч, ярлык) — үз-үзеңне тиешле рәвештә тоту кагыйдәләре җыелмасы. Бу кагыйдәләр француз корольлары, башлыча Людовик XIV сараенда кертелгән була. Алар дворяннарны король каршында тупас хаталардан саклый.
Слайд 3: ЭТИМОЛОГИЯ
« Яхшы гадәтләр җыентыгы» мәгънәсендәге «этикет» сүзе XVIII гасырда инглиз телендә дә урын ала. Этикет турындагы хәзерге китаплар француз короле сараендагы кагыйдәләр җыентыгы кебек үк бер максатка хезмәт итәләр. Алар күп еллар дәвамында тупланган яхшы (уңай ) гадәтләр кагыйдәләрен аңлаталар, кешеләргә теләсә-кайсы ситуациядә үзләрен ышанычлы тотарга ярдәм итәләр. Яхшы гадәтләр дуслар табарга булыша. Ягымлы һәм киң күңелле кешеләрне күпләр үз итә. Күркәм гадәтләр туганнар, дуслар яки бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән аралашудан ямь табарга булыша. Яхшы гадәтләр өйдә башлана, мәктәптә дәвам итәләр. Сыйныфташлар яки укытучы белән ягымлы мөнәсәбәт кенә түгел, ә биремне намус белән башкару да «этикет» төшенчәсенә керә. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү кичәләрдә хурлыкка калмаска ярдәм итә. Әдәплелек нигезләре кешеләр белән яшәүнең иң гади кагыйдәләрен үтәүдән гыйбарәт, мәсәлән, машина йөртүче җәяүлеләргә пычрак чәчрәтеп китмәскә яки кирәксез урында борылып, башка машиналарга комачау ясамаска тиеш.
Слайд 4: Этикет төрләре
Аралашу этикеты (танышу, исәнләшү, саубуллашу); Сөйләм этикеты; Сүзсез аралашу этикеты (мимика, ишарә (жест), тән хәрәкәте ); Эшлекле хезмәттәшлек этикеты; Телефоннан сөйләшү этикеты; Интернет этикеты; Мәктәп укучысы этикеты.
Слайд 5
1. Кыяфәт: • Мәктәп кагыйдәләренә туры килгән өс-киемен киеп йөрергә кирәк. Мәктәпкә кергәндә алмаш аяк киемен киергә онытма. • Чәчләр тиешенчә җыелган булырга тиеш. Мәктәп укучысы этикеты 2. Мәрхәмәтлелек: • Бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм исәнләшерг ә кирәк. • Барлык укытучылар белән дә исәнләшәбез. • Бер-беребезгә елмаябыз. • Кушаматлар кулланмыйбыз, сыйныфташларыбызга исем белән мөрәҗәгать итәбез. 3. Үз-үзенне тоту кагыйдәсе: Мәктәптә чүпләмибез. Мәктәп милкен (имущество) саклап тотабыз. Дәресләргә соңга калмыйбыз һәм аларны калдырмыйбыз. Ашханәдә үз артыбыздан савыт-сабаны җыябыз. Дәрес вакытында телефон кулланырга ярамый.
Слайд 6
Мәктәп укучысы этикеты 4. Безнең сөйләм: Тавыш күтәрмибез һәм кычкырмыйбыз. Олылар белән дә, үзара да ягымлы гына сөйләшәбез. Бер-беребезгә начар сүзләр әйтмибез. 5. Иҗтимагый урыннар: Актлар залына һәм ашханәгә портфельләрсез һәм өске киемнәрсез керәбез. Чит кешеләрнең әйберләренә тотынмыйбыз, бозмыйбыз. Физкультура дәресендә спортзалга тиешле өс киеме белән аяк киемендә керәбез. 6. Безнең мәктәп традицияләре: Мәктәп линейкаларына, сыйныф сәгатьләренә һәм дәрестән тыш чараларга йөрибез. Мәктәп традицияләрен яратабыз һәм кадерлибез.
Слайд 7: Танышу
Бер үк яшьтәге кешеләрне болай таныштыралар: "Таныш булыгыз!» - аның исеме, әтисенең исеме әйтелә (бу яшькә дә бәйле). Яшьләрне өлкәннәр белән таныштырганда, иң беренче яшләр белән танышу булып уза: «таныштырырга рөхсәт итегез…» кебек сүзләр әйтелә. Әгәр әңгәмәдәшнең берсе хатын-кыз икән, беренче булып таныш түгел кешене аның белән таныштыралар. Танышу
Слайд 8
"Исәнмесез", "Хәерле көн". Әлеге сүзләр башны иеп әйтелә (кешене күрмәгәнгә салышмагыз). Ир-атлар исә баш киемнәрен күтәреп исәнләшәләр (кышкы башлыктан тыш). Сәламләүне беренче ир-атлар тарафыннан башкарыла. Кызлар һәм егетләр беренче булып үзләреннән өлкәнрәк булган кешеләрне сәламлиләр. Компаниягә беренче килгән кеше барысын да алданкаршы ала (башта хатын-кызларны, аннары ир-атларны). ИсӘнләшү
Слайд 9: ИСӘНЛӘШҮ
Кул бирешү: Беренче булып кул кысышу хокукы, яше, хезмәте булган кешегә ия. Әлеге форма сүзгә караганда дусларчарак кабул ителә, әмма ул мәҗбүри түгел. Кул кысышкан вакытта күзгә карарга кирәк. Хәрәкәтләр: Һәрвакыт торып басарга кирәк: ир-атлар хатын-кызлар белән исәнләшкәндә һәм бер-берсе белән; хатын-кызлар - яше буенча үзеннән купкә өлкәнрәк кешеләр белән; барысы да, мөдир, ягъни шев белән исәнләшкәндә; Өлкән яшьтәге кешеләр, бер-берсе белән исәнләшкәндә, урыннарыннан тормаска да мөмкиннәр.
Слайд 10
Ир-ат -хатын-кызны кунакта яки эш буенча кабул иткәндә, аңа утырырга тәкъдим итәргә тиеш; үзе анардан, я купкә өлкәнрәк кешедән соң, әмма үзеннән яшьрәк булган ир-аттан беренчерәк утырырга тиеш. Утырырга чакырган хатын-кыз беренче чиратта үзе утыра. Әгәр хуҗабикә урыныннан кузгалган икән, килгән кеше, утырышның беткәнен аңларга тиеш, әгәр дә ишарәләр булмый икән, утырыш дәвам ителә. Сәгатькә карап утыру әдәпсезлек. Бу очракта «Гафу итегез, мина китәргә кирәк» дип әйтү уңышлырак булыр. Аралашу
Слайд 11
БүлӘКЛӘР Бүләкнең бәясе аның акчалата бәясе белән билгеләнми. Кунакка барганда, үзе ң белән чәй эчәргә конфетлар, хуҗабикәгә чәчәкләр, балаларга татлы ризыклар алу урынлы булыр. Бүләкләрне матур итеп төрергә онытма. Чәчәкләр бүләк итеп, савытны салып.
Слайд 12
Савыт-сабалар белән куллану Правилах поведения за столом разные не только у разных народов, но и у разных социальных групп в пределах одного народа, даже в пределах одной группы возможны варианты: в каждом доме, в каждой семье свои традиции…
Слайд 13: Эшлекле хезмәттәшлек этикеты
Барысын да вакытында эшләгез. Артыгын сөйләмәгез. Үзара мәрхәмәтле булыгыз. Үзегез турында гына түгел, башкалар турында да уйлагыз. Дресс-кодны саклагыз! Дөрес языгыз һәм сөйләгез.
Слайд 14: Мобиль этикет
Әгәр кесә телефоннары башка кешеләргә зыян китерә башласа, аларны сүндерергә кирәк. Бигрәктә самолетларда, хастаханәләрдә һәм моны таләп итә торган урыннарда. Кинотеатрда, театрда, музейларда телефонны тавышсыз режимга күчерергә кирәк. Телефоннан тыныч кына һәм ярты тавышта гына сөйләшергә кирәк. Иптәшеңнең ризалыгыннан башка аның телефон номерын башкаларга хәбәр итергә ярамый. Интернет челтәрендә аралашканда этикет кагыйдәләрен үтәгез. Мобиль этикет