ЧАБАТА — презентация
logo
ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
  • ЧАБАТА
1/12

Первый слайд презентации

ЧАБАТА

Изображение слайда

Слайд 2

Чабата Чолгау яки оекбаш белән кию өчен юкәдән, карама каерыларыннан яки кайвакытта каешның телемле тасмаларыннан үреп ясалган, табанны каплый торган, баулы сай аяк киеме. Бу сүз борынгы Харәзем дәуләт телендәге capbada " итек " сүзеннән килә.

Изображение слайда

Слайд 3

Чабата сүзе Евразиядә киң таралган : рус, украин телендә чёботь, чеботы, чеботья «башмак, (бизәкле ) итек », итальян телендә ciabatta, испан теленд ә zapata, француз телендө sabate « каеш чабата », литва телендә čebatas « итек, башмак» мәгънәсен белдерә. Француз телендәге sabot « агач чабата » сүзеннән саботаж « эшкә битараф карау, эш ташлау » сүзе ясалган. Урта Идел һәм Урал буе татарларның эш киеме комплексына хас аяк киеме. Кечкенә башлы, сай чабаталар татар чабатасы дип йөртелгән. Чабатаны күбрәк тула оек өстеннән кигәннәр. Чепца елгасының югары агымында яшәүче татарлар чабата белән кияр өчен махсус киндер оеклар булдырганнар.

Изображение слайда

Слайд 4

Чабатасы тишек бу безнең телне аңлый дигән мәгънәдә. Чабатасын ямау кешедән көлүченең авызына сугу. Чабатасын башлаган, киндерә тагасы калгач ташлаган бер эшне башлап, авырын эшләп, бик аз төгәллисе калгач кына ташлау. Чабата сатып йөрү дәүләт эшеннән аерылып, юк кәсеп белән яки юк-барны сөйләп йөрү. Чабатага утырту алдау. Чабата кесәсендә юк дигәнне аңлата. Чабата туздыру бушка йөрү, файдасызга йөрү, булмастай эш артыннан йөрү.

Изображение слайда

Слайд 5

Чабата кәмите *балаган. Чабатадан чыгарып кеше итү *ярлы кешедән бай кеше итү. Чабата кайтарып йөрү * юк эш артыннан йөрү, юк-бар эш белән шөгыльләнү. Чабаталы морза * крепостнойлары һәм җире булмаган, бөлгән морза, дворян. Чабата ярминкәсе ясау *күмәкләп юк-бар нәрсәләр турында сөйләшү.

Изображение слайда

Слайд 6

Әйтемнәрдә Бер ташлаган чабатаны яңадан кимиләр. Ир ирлеген итте - калыплы чабата белән сукты. Хатын чабата түгел, салып ыргыта алмассың. Чабата маллар таба. Ике киленнең чабатасы мичтә сугышкан. Бер киленгә бер бием - ике чабата бер кием. Чабатаны һәркем үрә, башлый гына белми. Юкәңне хәзерләмичә, чабатага керешмә. Идел кичмичә, чабата киптермә. Мәхәббәт чабатаны да биетә.

Изображение слайда

Слайд 7

Әй, чабата, тула оек, Әйт, җанашым, нигә боек? Әйдә әле биергә, нигә ялгыз йөрергә Әйдә, җаный, әйдә, җаный, биергә! (« Чабата, тула көе, В.Усманов көе, И. Хөснетдинов сүзләре ) Чабаталар – чабата Сезне халык ярата. Чабатамны кигәндә Аякларым рәхәттә. (« Чабаталар », Х. Ибраһимов көе һәм сүзләре ) Җырларда

Изображение слайда

Слайд 8

Ә бит Бергә чабаталар үреп йөргән чакта, Син остарак миннән үрәйдең, Минем матур итеп үрәлмәүне Булдыксызлыгымнан күрәйдең.... (Һ.Такташ “Мокамай”) Әсәрләрдә Күктән төшкән кеби, күз алдымдафранцуз күлмәк, Француз яулык, ап-ак оек-чатадан бер хатынга җиткәнене, аныңМинем уздырыр өчен кырыйга басканыкүрдем (Г. Исхакый « " Тормышмы бу ?»). Алгы якның бер бүлмәсендә идәндәҗәелгән бер киез таптылар, шунда ук берпар чабата белән кәләпүш тә ята, күрендекулланучылар-каравылчылар ни дә булса сизгәннәр дә, үлүдән куркып бер җиргә яшеренгәннәр (Г. Ибраһимов « Адәмнәр »).

Изображение слайда

Слайд 9

Рус авылларында чабата белән бәйле күп кенә традицияләр һәм ышанулар булган. Менә берничә мисал. Россиянең кайбер почмакларында, әгәр дә тавыклар сараена таушалган чабата тәпие элеп куйсаң, кош-корт исән-имин булып, яхшы йомыркалар салачаклар дип саналган. Ә инде яңа гына бозаулаган сыерны яндырылган чабата төтене белән әйләндереп алсаң, ул бик тиз аякка басачак, яхшы сөт бирәчәк, ә бозау сау-сәламәт булып үсәчәк. Ышанулар

Изображение слайда

Слайд 10

Бер пар чабата өчен, якынча, дүрт яшьтән алып алты яшькә кадәрге өч юкә агачы кирәк булган. Чабата ү рү ысуллары төрле төбәкләрдә төрлечә башкарылган. Шуңа күрә, чабаталарга карап, кайсы яктан кеше килгәнен чамаларга мөмкин. Чабата үрү өчен махсус агач ыргаклардан кулланганнар. Бер көн эчендә остаз икедән алып ун парга кадәр эшли ала: барысы да тәҗрибәдән һәм осталыктан тора.

Изображение слайда

Слайд 11

Чабаталар бер тапкыр кия торган аяк киеме. Төгәлрәге, күп йөрергә туры килгән кешегә өч-дүрт көннән соң бер парны туздыра алган. Кышкы чабаталар бераз озаграк киелгәннәр – ике атна, әмма бу да бик кыска вакыт. Шуңа күрә ерак юлга җыенганда, кешеләр, һичшиксез, үзләре белән берничә пар запас чабата алганнар. Чабаталарның бердәнбер җитешсезлеге булып зур булмаган хезмәт вакыты. Уртача, бер пар чабата бер атнага җитә.

Изображение слайда

Последний слайд презентации: ЧАБАТА

Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт

Изображение слайда

Похожие презентации

Ничего не найдено