Первый слайд презентации: Кави Нәҗми
Выполнили: Гибадуллина Дания, Зиннатуллина Алсу и Садыкова Гульшат
Слайд 2: Тормыш юлы һәм иҗаты
Язучы 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы ( хәзерге Горький өлкәсе ) Петрякс районы Красный Остров ( хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында дөньяга килә. 1917 елның башында бер-бер артлы әтисе һәм әнисе вафат булгач, әле уналты яше дә тулмаган Кави ике энесен һәм сеңлесен ияртеп туган авылына кайта. Бөек Октябрь революциясен ул шунда каршы ала, аннары, озак та үтми, Казанга юл тотып, бер ел чамасы төрле эшләрдә эшләп көн күрә.
Слайд 3
1918 елны « Эшче » газетасында берничә шигыре басылган Кави, белем дәрәҗәсен күтәрү теләге белән 1919 елның башында Кави Сембердәге педагогия курсларына укырга керә 1923 елда Мәскәү Югары хәрби педагогия институтын тәмамлый 1927 елда Казанда чыга торган « Кызылармеец » газетасында редактор булып эшли башлый.
Слайд 4
1932 елда Кави Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетына сайлана. «Совет әдәбияты » («Казан утлары ») журналы редакторы булып эшли. Бөтенсоюз совет язучыларының Беренче съездында катнаша һәм татар матур әдәбияты турында доклад ясый. 1941–1945 елларда ул Татарстан радиокомитетында эшли. Бөтен иҗат сәләтен фашизмны җиңү эшенә багышлый.
Слайд 5
1949 елда Кави Нәҗми Казан эшчеләренең революцион көрәшкә катнашуларын сурәтләгән « Язгы җилләр » романын бастырып чыгара. Бу китап, шул чор татар прозасының күренекле әсәрләреннән берсе буларак, Дәүләт премиясенә лаек була. К. Нәҗми – гомере буе язучылык хезмәтен иҗтимагый-сәяси һәм дәүләт эшләре белән бергә бәйләп барган әдип. Шушы хезмәтләре өчен хөкүмәтебез аны орден һәм медальләр белән бүләкләде.
Слайд 6
Кави Нәҗминең энесе — шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, шашка буенча спорт остасы, ССРБның атказанган тренеры, биш тапкыр РСФСР чемпионы, илнең командалы беренчелекләрендә өч тапкыр ССРБ чемпионы Рәшит Нәҗметдинов (1912-1974 ). Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була.