С өембикә бәете дәрес планы — презентация
logo
С өембикә бәете дәрес планы
  • С өембикә бәете дәрес планы.
  • Дәреснең максатлары
  • Материаллар:
  • Җиһазлар:
  • Дәреснең тибы :
  • Алымнар:
  • Дәрес планы
  • Дәрес планы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Дәрес барышы
  • Д әрес барышы
1/32

Первый слайд презентации: С өембикә бәете дәрес планы

Шайдуллина Гөлназ, 05.07. – 1002 нче төркем С өембикә бәете дәрес планы.

Изображение слайда

1) Фәнни максат 2) Укучыларның күнекмәләрен үстерү 3) Тәрбияви максат Дәреснең максатлары

Изображение слайда

Слайд 3: Материаллар:

1. Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин. Татар урта гомуми белем мәктәбенең   7 нче сыйныфы өчен дәреслек – хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2001. Материаллар:

Изображение слайда

Слайд 4: Җиһазлар:

1) Сөембикә, Сафагәрәй, Иван Грозный портретлары; 2)Казан сурәтләре 3 ) ноутбук 4 ) проектор Җиһазлар:

Изображение слайда

Слайд 5: Дәреснең тибы :

1) Үткән теманы кабатлау; 2) яңа материал аңлату. Дәреснең тибы :

Изображение слайда

Слайд 6: Алымнар:

1) У кытучы сөйләве; 2 ) Күрсәтү ; 3 ) Әңгәмә. Алымнар:

Изображение слайда

Слайд 7: Дәрес планы

Оештыру өлеше 1) укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау. 2) укучыларны барлау .      Актуальләштерү. 1) Үткәннәрне кабатлау. 2) Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру 3) Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру Дәрес планы

Изображение слайда

Слайд 8: Дәрес планы

1) Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 2)   Йомгаклау. 3) Өйгә эш.

Изображение слайда

Слайд 9: Дәрес барышы

Укытучы : Исәнмесез, укучылар ! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем деж ур? Укучы: Мин, дәрестә бөтенебез дә бар. Укытучы: Яхшы. Өй эшләрегезне әзерләп килдегезме? Яңа темага күчкәнче, алдагы дәрестә өйрәнгәнне искә төшерик. Без алдагы дәрестә нәрсә өйрәнгән идек ? Укучы : Татар халык мәкаль һәм әйтемнәрен.(мәсәлән) Укытучы : Укучылар, экранда   мәкаль ләрнең бер өлеше күрсәтеләчәк, сезгә аларны дәвам итеп бетерергә кирәк булачак. ( проектор ярдәмендә слайдларны курсәтү, балалар кул күтәреп җавап бирәләр ) Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 10: Дәрес барышы

Укытучы : Бик яхшы, үткән дәрес темасын барыгыз да әйбәт үзләштергәнсез. Ә бүген без сезнең белән « Сөембикә бәете » н укый башлыйбыз. Ләкин укырга тотынганчы бәет терминына аңлатма биреп китик. Бәет - (гарәп теленнән кергән сүз ) — ике юллык шигырь. Бәетләр халык иҗатының башка төрләреннән язма әдәбиятка якын торулары белән аерылалар. Бәет — татар халык иҗатының лиро-эпик жанры. Аның нигезендә күпчелек очракларда кайгылы вакыйга ята.

Изображение слайда

Слайд 11: Дәрес барышы

Бәет – татар халык менталитетын, хыял, ниятләрен бик борынгыдан бу көннәргә хәтле,сөйләп һәм көйләп, язма һәм телдән иҗат итү белән бәян ителгән әсәрләр. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 12: Дәрес барышы

Укытучы : Укучылар, әйткәнемчә бүген без Сөембикә бәетен укый башлыйбыз. Ә Сөембикә турында кайсыгыз нинди фикерләр әйтә ала? Укучы: Ул Казан ханының хатыны була. Укучы(2): Явыз Иван Казанны алгач аны Мәскәүгә алып китәләр. Укучы(3): Аның үзе белән кечкенә малае да була әле. Укытучы : М енә бит күпме әйберләр беләсез икән, булдырдыгз. Ә хәзер, мин сезгә Сөембикә турында легендалар укып китәм.

Изображение слайда

Слайд 13: Дәрес барышы

Укытучы: Бервакыт Мәскәү патшасы Явыз Иван Сөембикә ханбикәнең гүзәллеге турында ишетеп, аңа димчеләрен җибәрә. Горур ханбикә рус патшасына кияүгә чыгудан баш тарта. Явыз Иван үз теләгең белән чыкмасаң, мин сине яу чабып алам ди һәм ишле гаскәре белән Казанны камый. Сөембикә Казан халкын коткару өчен, рус падишаһына җиде көндә күкләргә тиеп торган җиде катлы биек манара төзесәң, кияүгә чыгам, ди. Җиденче көн тәмамлануга патшаның осталары манараны төзеп бетерә. Шул чагында Сөембикә манараның иң югары катына менеп, аска ташлана. Гүзәл ханбикә рус хөкемдары кулына төшәргә теләмичә, әнә шулай һәлак була. Халык горур кызы хөрмәтенә манараны Сөембикә исеме белән атап йөртә башлаган. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 14: Дәрес барышы

Укытучы: Башка бер риваятьтә манараны яраткан ире Сафагәрәй хөрмәтенә Сөембикә салдырган дип сөйләнә. Аның мәете манара янындагы таш төрбәгә салынган булган. Сөембикә иренең үле гәүдәсе янында еш булып, күз яшьләрен күп агызган. Рус елъязмачысы Сөембикәнең ире кабере белән хушлашуын менә ничек сурәтли : “ Кайгы баскан ханбикә ире төрбәсенә керде, каберне кочаклап, канлы яшьләр түгеп, елый башлады : Бөек ханым ! Сөекле хатының һәм улың белән ниләр булганын белмисең! Явыз рус патшасы кулларына калдык. Аңа каршы торырга үземнең генә көч-гайрәтем җитмәде. ханбикә ире кабере янында шулай үксеп озак елаган, хәтта аны алырга килгән гаскәр башлыгы түзмәгән, төрбәгә җыелган бар халык күз яшьләрен агызган. Соңыннан Казан халкы гүзәл, акыллы, игелекле ханбикәсен канлы яшьләр түгеп Мәскәүгә зурлап озаткан. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 15: Дәрес барышы

Укытучы: Әгәр тарихка күз салсак, Сөембикә ( Сөенбикә ) Юсыф бәк кызы. Улы Үтәмеш-Гәрәй балигъ булмаган вакытта Казан ханлыгы патшабикәсе (1549 -1551 ) булып тора. Җангали, Сафа-Гәрәй, Шаһгали ханнары хатыны. Сөембикә — Ислам тарихында ил белән идарә иткән беренче мөселман хатын-кызларның берсе. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 16: Дәрес барышы

Укытучы: Укытучы: Укучылар текстта мәг ъ нәләре аңлашылып җитмәгән сүзләр бар. Әйдәгез ахырда биргән сүзлеккә күз салыйк әле.(сүзлекне анализлап чыгалар.) Хәзер бәетне укырга керешсәк тә була. Сөембикә турында тулырак мәг ъ лүматны шуннан алырбыз.Исемлек буенча беренче торучы кешедән башлыйбыз һәм тәртип буеча барабыз. Кирәк җирдә үзем туктатырмын. Укучы: Тәкъдирдән бәндә узмый, бер хода түзгәнгә Әҗрен хода биргүче казага түзгәнгә. Мең биш йөз унбиштә бу дөньяга килгәнмен, Ата-ана дәүләтен китмәс диеп белгәнмен. Ата-ана кулында бер кайгы да күрмәдем, Бу кайгылар күрермен дип исәпләп тә йөрмәдем. Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым? Унсигез яшьләрем тулган чакларымда Хан хатыны булдым мин ата-ана хакларында. Кырымнан Казанга китерде тәкъдирем, Казанның яшь ханы Җангали булды ирем. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 17: Дәрес барышы

Укытучы: Җитеп торыр. Бу юллардан нинди мәг ъ лүматлар таба алдыгыз? Укучы: Сөембикә 1515 нче елда туган, 18 яшләрендә Казан ханы Җангалигә кияүгә чыга. Укытучы: Әйе, дөрес. Алга таба укыйбыз Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 18: Дәрес барышы

Укучы: Җангали хан мәкътул бер залим кулындан, Бәндәгә казалар очрыйдыр юлындан. Ханбикә булгачдин, ике ел торгачдин, Тол калдым кайгылы, хан дөнья куйгачдин. Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем, Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым? Кырымлы Сафагәрәй Казанга хан булды, Өч хатыны булса да, дүртенчегә мине алды. Дөньялар хафалы, замана буталды, Казанга күрше падишаһлар күз салды. Казан эче тынычсыз, дошман бары беленә, Дәүләте бар кешеләр керә кеше теленә. Сафагәрәй вакытында бик күп булды сугышлар, Һәркайдан яу килгәчдин авыр булды сулышлар. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 19: Дәрес барышы

Укытучы: Балалар бу юлларда нинди вакыйгалар турында сүз бара? Укучы: Ханбикәнең ире вафат була, кырымлы Сафагәрәйгә кияүгә чыга, ләкин ул инде өченче хатын була. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 20: Дәрес барышы

Укытучы: Бик дөрес. Балалар укыганда бәетнең төзелешенә дә иг ъ тибар итегез әле. Укуны дәвам итәбез. Укучы: Гомерем үтте ундүрт ел Сафагәрәй хан белән, Казан шәһәре күңелсез юлда түккән кан белән. Шәһәр тышында сугыш, эчендә тулган афәт, Шул тынычсыз вакытта Сафагәрәем вафат. Ике яшьлек угылым, күзем нуры, колыным, Үтәмешгәрәем калды ятим, былбылым. Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, Үзем дә тол, угылым ятим, кайда минем тыныч вакытым? Мәскәү ханы Казанны алмак була үзенә, Казанлылар фетнә ача, карамыйлар сүзенә. Мәскәү ханы үгетли картны, яшьне, егетне, «Бирелегез миңа», ди, «тотармын җәбер итми». һич хәсрәтем Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 21: Дәрес барышы

Укучы: Морзалар сүз аңламый, көчләре аз сугышка, Ничә кабат сүз бозып, барды алар солыхка. Солых шартын тагын да бу морзалар боздылар, Нугай, Кырым, Казанлылар төрле җиргә туздылар. Хан урынына хан булып торалмадым пан булып, Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып. Башкара алмыйм эшне, тыңлата алмыйм кешене, Һәркайсысы белгән булып йөреттеләр эшне. Хан кабере өстенә кордырдым таш манара, Дидем: «Үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара». Манараны коргачдин көнләштеләр халемә, Мәскәүгә хат яздыра шул көндәшем—залимә. «Сугыш өчен Сөембикә манараны салды», дип, Тагы язган: «Кырымнан яңа гаскәр алды», дип. Миндә ул ният булмады, мин сугыш теләмәдем, Морзаларның юк фикерен күземә дә элмәдем. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 22: Дәрес барышы

Бәетне шулай укып бетерәләр. Һәр укыган өзекне кыскача анализлап баралар. Укытучы: Менә бәетне укып чыктык. Хәзер аның төзелешенә иг ъ тибар итсәк, нинди үзенчәлеләр күрдегез икән? Укучы(1) : “Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, Сабый чагым, нурлы йөзем, морза кызы булган вакытым? строфаларына охшаш юллар кабатлана. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 23: Дәрес барышы

Укучы(2): “Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем, Сылу чагым, нурлы йөзем, хан бикәсе булган вакытым ?” яки “Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем яшь дәүләтем, Үзем дә тол, угылым ятим, кайда минем тыныч вакытым ?” к ебек юллар да бер – берсенә охшаганнар. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 24: Дәрес барышы

Укытучы: Бик яхшы. Тагын нинди үзенчәлекләр таба алдыгыз икән? Укучы: Бәеттә рифма сакланган дип әйтер идем. Мәсәлән, беренче юлларның соңгы сүзләрендә ахыргы иҗекләр -гә, -мен, -дем кушымчаларына бетә. Укытучы: Ханлыкның шундый язмышка дучар булуында, сез кемне гаепле дип саныйсыз? Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 25: Дәрес барышы

Укучы: Минемчә, иң беренче чиратта, халык үзе. Сөембикә хан кабере өстенә манара салдыргач та, бу хәлне Мәскәү патшасына, Сөембикә сугышка әзерләнә дип язалар. Укытучы: Ә сез ничек уйлыйсыз, бу нинди максаттан чыгып эшләнде икән? Укучы: Әлеге хатны Сөембикәнең “көндәше яза.” Димәк бу көнләшүдән дип фикер йөртергә була. Икенче яктан караганда, Сөембикәне Мәскәүгә озаткач, ул күп тә үтми, яңа ханга киягә чыгып ханбикә булып куя. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 26: Дәрес барышы

Укучы(2): Ләкин ахырда Казанны алгач, Сөембикәне рәнҗеткән кешеләргә көн калмый. Моннан чыгып шуны әйтергә була, һәр начарлык, кылынган явызлык өчен иртәме – соңмы, җавап тотасы булачак. Укытучы: Бик дөрес, балалар. Татар халкы юкка гына “таш атканга аш белән ат ” дип әйтмидер инде. Кайчан да булса, сине рәнҗеткән кешеләр аның әҗерен татыйлар. Әлеге идея күп кенә әсәрләрдә чагылыш таба. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 27: Дәрес барышы

Укытучы: Укучылар дәрес ахырында мин сезгә Казан ханлыгы тормышын чагылдырган берничә фотосурәт күрсәтеп китәм. Иг ъ тибарны экранга юнәлтәбез. Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 28: Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 29: Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 30: Дәрес барышы

Изображение слайда

Слайд 31: Дәрес барышы

Укытучы: Күргәнегезчә, Казан электән үк төзек, матур шәһәр булган. Кешеләре белемле, һәр эшне булдырганнар, ләкин 1552 нче елгы вакыйгалар шәһәрнең бөтен тормышын астын – өскә китерә. Татар халкын көн бетә, аны төрле яклап кысрыклаулар, үз җиреннән куулар башлана. Шуңа да карамастан безнең милләт яшәүдән туктамаган. Бөттен авырлыкларны җиңеп, үзендә алга барырга көч тапкан. Укучылар, сезгә өй эше - Казанны алу турындагы риваят ь ләрне укып килергә булачак. Аларда бәян ителгән вакыйгалар без укыган бәет белән туры киләме? Шуңа да иг ътибар итерсез. Дәрес барышы

Изображение слайда

Последний слайд презентации: С өембикә бәете дәрес планы: Д әрес барышы

Укытучы: Дәрес тәмам. Бүген дәрестә актив катнаштыгыз, кызыксынып тыңлап утырдыгыз,молод цы ! Билгеләр куела. Д әрес барышы

Изображение слайда

Похожие презентации