Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш — презентация
logo
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш
  • Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе
  • Кереш
  • Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш
  • Максат һәм бурычлар
  • Кем ул волонтёр?
  • Татарстанлылыр Хәрби операциягә булышуда
  • Махсус операциядә катнашучы җирлегебез егетләре
  • Муратниязов Альберт Рәшит улы
  • Шиһапов Ильмир Тимерша улы
  • Шакиров Ильяс Рәсим улы
  • Шаймарданов Илнар Рафаил улы
  • Коломенский Василий Валерий улы
  • Ишниязов Рифат Радик улы.
  • Дергунов Руслан Сергеевич
  • Сатыш авыл җирлеге волонтерлары
  • Сатыш авылында махсус хәрби операция өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр.
  • “Бал кортлары” командасы
  • Йомгаклау
  • ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!
1/19

Первый слайд презентации: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе

Хәрби опера ц иядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү Эшне башкарды : Гатауллина Алия, 9 сыйныф Җитәкче : Хайруллина Чулпан Хәниф кызы, педагог оештыручы

Изображение слайда

Слайд 2: Кереш

Волонтерлар турында ишеткән, хәтта аларны күргәнебез булса да, тулырак мәгълүматны белеп бетермибез. Алар элеккеге тимурчыларны хәтерләтә. Нинди генә чаралар үткәрелгәндә дә алар актив катнашырга омтылып торалар. Укучылар яки яшьләр арасында тырыш, уңганнар гына волонтерлык эшен җиренә җиткереп башкара ала. Алар ихластан хәйрия эшләрендә дә катнашалар, ялгыз картларга, өлкәннәргә, ятимнәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Берьяктан аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була, ләкин волонтерларга хезмәт хакы түләмиләр. Белгәнебезчә, меңләгән кеше үз гомерендә бик күп яхшылыклар эшли, чит-ятка да ярдәм кулы суза һәм моның өчен бернәрсә дә сорамый. Моның белән ул үзенә канәгатьләнү ала, игелек кыла, кешелек җәмгыяте каршындагы бурычын үти.

Изображение слайда

Слайд 3

Теманың әһәмиятлелеге : Һәр көнне игелек кыл! Бу волонтерларның девизы. Б езнең җирлектә мәктәп укучылары гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә волонтерлар булып тора. Балалар эшкә өлкәннәр үрнәгендә өйрәнә бит, аның волонтерлык эшчәнлеген өйдәгеләр дә хупласа, бу аңа тулысынча ачылырга, барлык сәләтләрен тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. Сәяси чуалышлар, канлы бәрелешләр нәтиҗәсендә күпме якташларыбызның гомерләре өзелә. Подвалларда ут яңгырыннан качып ятучылар арасында безнең милләттәшләребез, хәтта якташларыбыз да бар. Безнең бу хәлләрне күреп, ишетеп тыныч кына ятырга намусыбыз кушмый. Без-волонтерлар үзебездән күбрәк өлеш кертсәк, бәлки тиздән илебезгә тынычлык урнашыр, якташларыбыз да тизрәк исән-сау әйләнеп кайтырлар иде. Ир-егетләребез яу кырында тынычлык өчен көрәшсәләр, ә без- волонтерлар исә, аларга ярдәм итәргә бурычлыбыз. Фаразлау: Һәркем волонтер була ала, моның өчен мәрхәмәтле йөрәгең һәм кешеләргә ярдәм итәргә теләгең булу җитә, – дип уйлыйм мин. Бигрәк тә бүгенгесе көндә илебездә барган вәзгыять вакытында волонтерлар никадәр күбрәк булса, илебезне якларга киткән якташларбызга шулкадәр җиңел булыр иде. Һәм волонтер булырга теләк белдерүчеләр, әлбәттә тагын да күбрәк булыр дигән ышанычта калам.

Изображение слайда

Слайд 4: Максат һәм бурычлар

Максатым - Сатыш җирлегеннән киткән хәрби операциядә катнашучыларны барлау һәм ярдәм итүдә катнашу. Бурычлар: - дусларым арасында хәрби патриотик рух тәрбияләү; -хәрби операциядә катнашучыларга махсус эчке киемнәр тегүдә,коры аш әзерләүдә һәм төрле чараларда катнашу; - алар турында мәгълүмат туплау; -волонтерлык эшен дәвам итү.

Изображение слайда

Слайд 5: Кем ул волонтёр?

«Волонтер» - инглиз теленнән «үз теләге белән ярдәм итүче» дип тәрҗемә ителә. Волонтерлык балаларны игелекле эшләр башкарырга өйрәтә, дөньяга карата уңай караш һәм шул ук вакытта киләчәктә тормышта кирәк булачак күп кенә шәхси сыйфатлар да тәрбияли. Волонтерлык – ул ирекле эшчәнлек. Балалар үзләрен бик күп рольләрдә: аниматор, диджей буларак сынап карый алалар, төрле чаралар оештыруда ярдәм итәләр... Ярдәмнең төрлесе була. Физик яктан ярдәм итә алмаучылар арасында бүләкләр, уенчыклар тапшырырга, бәйрәм чаралары үткәргәндә нәрсәдә булса сатып алырга теләүчеләрдә бар.

Изображение слайда

Слайд 6: Татарстанлылыр Хәрби операциягә булышуда

Республикадан даими рәвештә махсус хәрби операиядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җибәрелә. Һәрбер район, авыл җирлекләре берләшеп әлеге изге эшкә кушылды. Әйтик, Түбән Кама волонтерлары да махсус хәрби операция зонасына 18 меңнән артык коры душ җибәргәннәр. Барысы да егетләр өчен!,ди Кайбычлылыар. Махсус хәрби операциядәгеләргә сетка үрүчеләр дә, мунча ясаучылар да, күчтәнәч ташучылар да әнә шулай ди. Берәү дә әйтеп эшләтми үзләрен. Йөрәкләре кушканга эшли алар. Мамадышта яшәүче 63 яшьлек Юрис Шәкүров җылы сүзләрне еш ишетә. Гомере буе кешеләргә гел игелек эшләгән Юрис абый илгә килгән хәсрәтне дә үзенчә җиңеләйтергә тырыша. Ул егетләргә мунча ясап җибәрә башлый. «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән төркем хәрбиләргә кирәкле җиһазлар, инструментлар һәм техникалар сатып алу өчен акча җыю мәйданчыгына әйләнә.«Бүгенге көндә төркемдә өч меңнән артык кеше исәпләнә. Республиканың башка районнарыннан, Казаннан катнашучылар, Киров, Кизнер, Сахалин һәм башка өлкәләрдән сугышчыларга ярдәм итүчеләр дә бар. Чөнки хәрбиләргә посылканы Сахалин өлкәсе белән чагыштырганда Кукмарадан китереп җиткерү тизрәк. Кыскасы, бу – битараф булмаганнарның зур, уртак хезмәте.

Изображение слайда

Слайд 7: Махсус операциядә катнашучы җирлегебез егетләре

Шиһапов Ильмир Тимерша улы- Мамалай авылыннан Моратниязов Альберт Рәшит улы- Сатыш авылыннан Шакиров Ильяс Рәсим улы- Сатыш авылыннан Коломенский Василий Валерий улы- Сатыш авылыннан Шаймарданов Илнар Рафаил улы- Сатыш авылыннан Ишниязов Рифат Радик улы- Сатыш авылыннан (вафат) Дергунов Руслан Сергей улы – Сатыш авылыннан (вафат)

Изображение слайда

Слайд 8: Муратниязов Альберт Рәшит улы

Төрекмәнстан Республикасы Челекен шәһәрендә 1994 нче елның 4нче октябрендә туган. Сатыш урта мәктәбендә 8нче классны тәмамлагач, Саба кадет мәктәбендә 2012нче елга кадәр укыган. 2012нче елның 12нче декабрендә армия сафларына алынган һәм Йошкар-Ола шәһәрендә бер ел хезмәт иткән. Армия сафларыннан кайткач, ООО “Саба” Сатыш филиалына эшкә урнашкан. 2022нче елның 23нче сентябреннән спецоперациядә катнаша.

Изображение слайда

Слайд 9: Шиһапов Ильмир Тимерша улы

Саба районы Мамалай авылында 1995нче елның 9нчы июнендә туган. Сатыш урта мәктәбендә 9 класс тәмамлаган. 2015нче елда Саба аграр көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган. 2015нче елны армия сафларына алынган. Санкт-Петербург шәһәрендә хезмәт иткән. Армия хезмәтеннән кайткач, Нократ Аланында эшләп килүче “Мечта” савыт-саба заводына эшкә урнашкан. 2022нче елның 29нчы сентябреннән спецоперациядә катнаша.

Изображение слайда

Слайд 10: Шакиров Ильяс Рәсим улы

Саба районы Сатыш авылында 1994нче елның 28нче апрелендә туган. Сатыш урта мәктәбендә 9 класс тәмамлаган. Саба аграр көллиятендә белем алган. 2014нче елның декабрендә армия сафларына алынган. Мәскәү шәһәрендә махсус өйрәнүләр үткәннән соң, Владимир өлкәсендә хезмәт итүен дәвам иткән. Армиядән кайткач, 2016нчы елда Саба юл идарәсенә эшкә урнашкан. 2021нче елның октябреннән Саба катнаш азык заводында эшли башлаган. 2022нче елның 23нче сентябреннән спецоперациядә катнаша.

Изображение слайда

Слайд 11: Шаймарданов Илнар Рафаил улы

Илнар Рафаил улы 1987 нче елның 5 апрелендә Сатыш авылында туган. Сатыш урта мәктәбендә белем алган. Мәктәпне тәмамлагач хәрби хезмәткә алына, диңгез флотында хезмәт итә. Главный старшина булып исән-сау хәрби бурычын үтәп кайта. Туган ягына әйләнеп кайткач, төзүче һөнәре буенча эшли. Махсус хәрби операция башлангач, 2024 нче елның февралендә контракт буенча хезмәт итәргә китә. Бүгенге көндә үзенең хәрби бурычын намус белән башкара.

Изображение слайда

Слайд 12: Коломенский Василий Валерий улы

1990нчы елның 13нче июлендә туган. Сатыш урта мәктәбендә 9 класс тәмамлаган. Саба аграр көллиятендә белем алган. 2009нчы елны армия сафларына алынган. Казан шәһәрендә бер ел хезмәт иткән. Армия хезмәтеннән кайткач, ООО “Саба” Сатыш филиалына эшкә урнашкан. Бер ел Чечен Республикасында килешү белән хезмәт иткән. 2022нче елның 27нче декабреннән спецоперациядә катнаша.

Изображение слайда

Слайд 13: Ишниязов Рифат Радик улы

Рифат Радик улы Ишниязов 1971 елның 2 маенда Сатыш авылында дөньяга килгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт иткән 2023 елның 14 октябрендә махсус хәрби операциягә контракт нигезендә хезмәт итәргә алынган. Укчы-гранатометчы булып хезмәт иткән. 2023 елның 23 декабрендә Украинада хәрби  операция барышында һәлак булган.

Изображение слайда

Слайд 14: Дергунов Руслан Сергеевич

1978 елның 26 ноябрендә Кыргызстан республикасының Пржевальск шәһәрендә туа. Руслан Сергеевич 2022 елның көзендә мобилизацияләнә. 4нче гвардия-танк  дивизиясенең хәрби батальонында   пулеметчы-көйләүче   булып хезмәт итә.  2023 елның 23 декабрендә хәрби операция барышында  Харьков өлкәсе, Купянск районы, Ягодное бистәсендә   алган яралардан вафат була. Руслан Дергуновны бик ачык күңелле, ярдәмчел, аралашучан кеше иде дип искә алалар. Аның  хатыны  Оксана, үзе мобилизациядә вакытта,  2023 елның 5 гыйнварында   вафат була. Уллары Тимур  - балачактан инвалид, Сатыш урта гомумбелем мәктәбендә белем ала. Хәзер аны   әбисе Әлфинур Габдулла кызы тәрбияли.

Изображение слайда

Слайд 15: Сатыш авыл җирлеге волонтерлары

Махсус хәрби операциядә катнашучы ватандашларыбыз өчен Сатыш авылында "Солдатка аш" акциясе дәвам итә. Бу акция башланганнан бирлеге хәрбиләр өчен 600 данәдән артык туклыклы кипкән аш әзерләнгән.Акцияне оештыручы- Сатыш авылыннан Гүзәл Садыйкова җитәкчелегендә. Хатын-кызлар Сатыш мәдәният йортына кич утыруга һәркөн диярлек җыелалар. Үзләре белән йон да алып килүчеләр бар. Алдан белдерү булгач, апалар шактый җыела. Мәдәният йортына килә алмаучылар өйдән бәйләргә керешкән. «К үмәк эш тау күчерә”, дигән әйтем тикмәгә генә әйтелмидер инде.

Изображение слайда

Слайд 16: Сатыш авылында махсус хәрби операция өчен маскировкалау челтәрләре үрәләр

. Мин авылдашларым белән бергә башта кыш буе оекбаш бәйләдем,аннары махсус хәрби  операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен маскировкалау челтәрләренә  ихтыяҗ  булуын аңлап, әлеге каплавыч  япмаларны үрү эшләрен башлап җибәргән идек. Теләк белдерүчеләр 20ләп кеше җыелды, авыл яшьләре белән беррәттән, өлкәннәребез дә  маскировкалау челтәрләре үрү эшенә зур активлык белән кушылды. Сатыш мәдәният йорты бинасында махсус җайланма урнаштырып, күмәк  эш башланды. Хезмәт яшендәгеләр эштән соң, өлкәннәр көндезләрен дә, кичләрен дә каплавыч япмаларны үрү белән мәшгуль булдылар. Барлыгы 20данә каплавыч челтәр үреп тапшырдык. – Тагын шуны әйтәсем килә: авылдашларым бик ярдәмчел. Берәү дә каршы килми, ничек тә ярдәм итәргә ашыга. Әлеге гамәлләрнең асылында бердәмлегебезне күрсәтү, ир-егетләргә көч-куәт өстәү, ватанпәрвәрлек ята. Үзебезнең авылдан гына да 7 ир-ат Ватаныбызны сакларга китте бит. Ни йөрәкләрең белән тик ятарга кирәк? Андагы һәр солдат – кемнеңдер газиз баласы бит, -дип сөйли Илсия апа.

Изображение слайда

Слайд 17: Бал кортлары” командасы

Мәктәбебездә бүгенгесе көндә, Айгөл Нәгыймулловна җитәкчелегендә “Бал кортлары” командасы эшләп килә. Волонтер кызларыбыз хәрби операциядә катнашучыларга трусиклар тегә башлады. Шушы бер-ике ай эчендә генә 100 дән артык эчке кием тегеп тапшырдык. Шулай ук мәктәп укучыларының көче белән шәмнәр ясарга дип, 106 шт.калай консерва банкалары җыеп тапшырылды. Шәм ясау эшендә катнашучы укучыларыбыз да бар.

Изображение слайда

Слайд 18: Йомгаклау

Проект эшемне башкару белән мин шундый нәтиҗә ясадым. - Саба егетләре өчен генә ярдәм илтмибез, Татарстан егетләре булган һәр полкка барып җитәбез. Без бердәм, тату, дус булырга тиеш. Авыр чакта ярдәмләшеп яшик. Егетләргә булышкан һәр кешегә рәхмәтлебез”, дип сөйлиләр яу кырына ярдәм илтеп кайткан якташларыбыз. “Тамчыдан күл җыела”, -дигән борынгы халкыбыз. Димәк, үзеннән кечкенә генә булса да өлеш керткән, ярдәм кулы сузган һәр кеше- волонтер була ала. Әйдәгез, барыбыз да бердәм булып, көн саен игелекле гамәлләр генә кылыйк!

Изображение слайда

Последний слайд презентации: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш: ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Изображение слайда

Похожие презентации

Ничего не найдено